Кыз хыялы – тормышында яклаучы һәм терәк булсын
Вәгъдә бирде ул сабыр итеп көтәргә язган ярны
Тик шикләнә, юкка ышанып ялгышка юлын куйса,
Өмет итәм, мин очратырга беренче сөйгән ярны
Өзеп ташлама,
Син кояшка үрелеп үскән гөлне,
Шингән яфраклы,
Кем сон күтәрсен аны?
Өзмә өметем,
Урлап качма кызның сер-хыялың,
Зинхарлап сорыйм,
Алдама яшь саф күңелемне
Кояш булып яктыртырмын юлынны, йолдызын булам,
Җылы җилдәй, кочагымда иркәләрмен һәрчак, ярым.
Күзем әйтер синең өчен сакладым бит изге сөю,
Газаплама, гомерлеккә иптәш итеп ал син мине