Кемне көтә синең карашларың
Ниләр эзли кара күзләрең
Кемнәр өчен үрлеп чәчәк ата
Йөрәгеңдә назлы гөлләрең
Әйт син иркәм,әйт тизерәк
Янма көймә хәсрәт курмә диеп
Хисләремдә сиңа йөрәгемдә
Бары синең өчен генә дип
Кемгә чияле тау итәгендә
Тәмле булып пешә бөрлегән
Бөрлегәндәй матур иреннәрең
Кемне өзлөп көтә дер генә
Шомырт кара күзләреңдә өмет
Йөрәгеңдә ата чәчәге
Куңлем белән тоям син минеке
Яратам дип килә әйтәсе