Чәчкәм дия идем, назлап сөя идем,
Гел минеке булырсын дидем.
Язмыштан юк узмыш, шулай бара тормыш,
Аерылабыз дигәч син көлдең.
Узды ничә еллар, акты купме сулар,
Язмышлардан качып булмады.
Буранлы көннәрдә, сагышлы төннәрдә,
Куңел бары сине уйлады!
Ышанмадың миңа, алдым кочагыма,
Язмышларны дидем алдыйбыз,
Иркәм, кирәк булса, синең белән бергә,
Җир читенә китеп качарбыз.
Булырбыз без анда иң бәхетле парлар,
Гомерләрнең соңгы көненчә.
Аерылмабыз бердә, булырбыз гел бергә,
Булыр әле, булыр безнеңчә!