Ярату - ул кышын чәчәк ату,
Бураннарга кереп адашу
Китәсеңме, алдан белә торып:
Нигә кирәк иде алдашу?
Уйларыңны миннән яшерәсең,
Читләшүләр шуннан башлана
Саф күңелле, яшьли сөйгән ярны
Ятлар кочагына ташлама
Исләреңә бер төшәрмен әле,
Сагынырсың шушы көннәрне
Керфек очларыңнан тамган яшьләр
Яшәртәлмәс шиңгән гөлләрне