Сөю диеп ялгышканмын икән,
Язмыш мине тагын алдады
Мәхәббәттән өмет өздем инде,
Башка ышанычым калмады
Бөтен шатлыгымны бирер идем,
Көтәм диеп хәбәр салсаң син
Гүзәл булып чәчкә атыр идем,
Яннарымда калыр булсаң син...
Синнән башка бушап калды дөньям,
Кояшымда сүнде күгемдә
Тыным белән тартып алыр идем,
Мөмкин булса әгәр бүгеннән
Сискәндереп тыныч көннәремне,
Исләремә килеп төшәсең
Былай да чак-чак түзеп яшим бит,
Үзәгемне нигә минем өзәсең...