Күпсенмә син, әйт әле, бәгърем,
"Өзелеп сагындым" диген.
Көтеп алам, белеп торам синең,
Һәр сүзеңнең кадерен.
Күңелемә очар канат үсә,
Һәр ягымлы сүзеңнән.
Алып бирче, иң матурын
Йөрәгеңнең түреннән.
Алып бирче иң матурын
Йөрәгеңнең түреннән.
Жәлләмәче, матур сүзләреңне,
Җаннарыма май алар
Салкын көндә җылытырлар сыман,
Сагышта юаталар.
Аралар да якыная төсле,
Якыная йөрәкләр.
Әйтеп яшик яраткан ярларга,
Ягымлы, җылы сүзләр