Гомерләрдә әле язмы, көзме?
Йөрәкләрдә -- яшьлек утлары!
Әйткән сүзем әллә хак түгелме?
Яшәр көчне бирә ул бары!
Яшьлектәге учакларның
Сүндермәек утларын!
Онытылмас ул чакларның
Кадерле минутлары...
Исбат итәм диеп үз- үземне
Яхшылыкка күңел омтыла
Тоя белеп гүзәл мизгелләрне,
Йөрәкләрдә яңа җыр туа
Тормыштагы кыен мизгелләрне
Җиткермәскә кирәк упкынга...
Йөрәк саклый һаман җиңәр көчне,
Кыенлыклар тагын онытыла