Мин яшь әле, сау-сәламәт,
Янып торган, матур чакларым.
Ләйсән булып явармын да мин,
Яшеннәр дә булып яшнәрмен.
Узма-узма яшьлек язым,
Китмә-китмә яшьлек ярым,
Яшьлектә калыйк инде.
Бик нык итеп теләсәк тә,
Өзелеп-өзелеп еласак та,
Һичберкемнәр бу оҗмахка
Кайтармас безне кире.
Безнең әле яп-яшь чаклар,
Шатлан, сөен, яшә сөелеп.
Күзеңне ач, ач син, тирә-якта
Ак бәхетләр тора өелеп.
Калсын гомерең таңнарында,
Беркөн сагынып сөйләр яшьлегең.
Гел кырыңда, булсын яшьлегеңә
Җитәкләшеп кайтыр үз кешең