Дөньяга туганда сабыйлар,
Җиһанны яңгыратып елыйлар.
Нарасый күзләрен ачканда,
"Бәхетле булсын" - дип юрыйлар.
Сабыйлар - мәхәббәт җимеше,
Сабыйлар куз яшен түкмәсен.
Парлылар мәңгегә гел бергә булыгыз,
Сабыйлар ятимлек күрмәсен.
Сабыйлар аңламас ялгышны,
Әтиләр-әниләр төзәтик.
Булмасын әтиле ятимнәр,
Язмышны үзебез үзгәртик.
Пар канатларыгыз сынмасын,
Төзәтмәс ялгышлар булмасын,
Тигез типкән парлы йөрәкләр,
Сөю җепләренә уралсын