Мәхәббәт ул сыный йөрәкләрне,
Газап бирә әгәр сынатсаң.
Сынатмыйча үтик гомерләрне,
Түзә белү кирәк яратсаң.
Сынауларны җиңә алу өчен
Йөрәкләрдә кирәк сабырлык.
Түземлекнең шундый көче –
Мәхәббәтне сакларлык.
Сынауларны җиңә алу өчен
Йөрәкләрдә кирәк сабырлык.
Түземлекнең шундый көче –
Мәхәббәтне сакларлык.
Мәхәббәтне юкка чыгарырга
Нәфрәт йөри диләр янәшә.
Көчле йөрәк сабыр андый чакта
“Сынатма, түз!”- диеп эндәшә.
Ни булса да түзә белгән кеше
Үз дигәннәренә ирешә
Сабырлыкны юлдаш иткән өчен
Насыйп бәхет белән күрешә