Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде
Икебез дә моны сизде,
Синең серең - минем серем...
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде
Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә...
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә
Гашыйк булу бер күрүдә-
Яшен ул йөрәкләрдә...
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә