Бармы икән җир йөзендә бизмән
Яхшылыкны синең үлчәрлек?
Синнән күчкән яшәү көче, әти,
Мең дәрьяны җырлап кичәрлек
Өебезнең үзәге син, әти
Гаиләбезнең йөрәге син, әти
Барыбызның терәге син, әти
Язмышыбыз бүләге син, әти
Гөмер үзәнендә синең эзләр
Дәшә безне олы юлларга
"Чәчләремә кырау төшкән",- диеп,
Үпкәләмә әле елларга
Шаян бабайларның иң шаяны
Әйбәт бабайларның әйбәте
Бүләк булсын әле бу җырыбыз
Оныкларның сиңа рәхмәте