Пар балдаклар алыштык та
Бер җан булып кавыштык
Һәркем җирдә ярын эзли
Без дә шулай кавыштык
Син җаным минем сыңар
Мин дә бит синең сыңар
Безнең бәхетле язмышлар
Гомер буена сынар
Йөзгә беркөн җыерчыклар
Чәчләргә бәсләр кунар
Ул чакта да безнен куздә
Сөюдән очкын уйнар!
Таһирларны, Зөхрәләрне
Без уздырып сөярбез
Иң олы һәм үрнәк сөю
Ул безнеке диярбез.