Чит-ят кызлар сиңа күз кысканда
Күрмәс диеп, җаным, уйлама
Хатын-кызның күңелләре сизгер –
Син мәхәббәт белән уйнама!
Син минеке, бары минеке син,
Ят күзләрдән сине саклармын
Мин синеке генә булсын дисәң,
Өмет-хыялларны акларсың
Көнләштерәм диеп тырышма син –
Мин көнләшмәм, сүнәр хисләрем
Җил-давылда калган чәчәк сыман
Мәхәббәтем белән нишләрмен?
Икәү бергә караганда гына
Матур була туган иртәләр
Үз кулыбыз белән кора күрмик
Үтеп чыга алмаслык киртәләр