Калдым таныш юл чатында,
Ак томанда күзләрем,
Яшьлеккә юллар тапталган
Югалттым шул эзләрен.
Сиңа да җиңел түгелдер,
Миңа да җиңел түгел.
Кайтыр идек без яшьлеккә,
Инде соң, мөмкин түгел.
Сиздермичә үтә яшьлек,
Янып-сүнә хисләре.
Тик сүнмәсен чаткылары,
Өзелмәсен күңел җепләре.
Үтеп бара гомер юлы,
Кирәк йөрәк җылысы.
Күкрәгеңә салып башымны,
Килә бүген, килә елыйсы