Каенлы алан чакыра безне,
Сагына сезне алан
Анда минем дусларым бар,
Ашкына күңел һаман
Кайда гына булсам да
Сагынам каеннарны
Шул аланда сагынам
Иң изге тойгыларны
Тыңларга иде шунда барып
Ак каенның шаулавын
Кайтмыйм әле тыңламыйча
Анда кошлар сайравын
Күңелләрне җилкендерә
Кичке каен шәүләсе.
Шул аланда сокланырлык
Ак каенның гәүдәсе