current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Парлы үтсен гомерләр [Parlı ütsen gomerlər] [Transliteration]
Парлы үтсен гомерләр [Parlı ütsen gomerlər] [Transliteration]
turnover time:2024-10-05 09:15:09
Парлы үтсен гомерләр [Parlı ütsen gomerlər] [Transliteration]

"Гүзәл дөнья, серле дөнья,

Дөнья түгәрәк!"- диләр

Дөньяның бар ямен тоя

Парлашып яши кемнәр

Аклансын изге хыяллар,

Уртак булсын бәхетләр!

Үз ярын тапсын ялгызлар,

Парлы үтсен гомерләр!

Киң күңелгә бар да сыя,

Яхшы булгач ниятләр

Парлы тормыш матурлана,

Булса күркәм гадәтләр

Җырлар тыңлап кем моңлана?..

Ярсыз, парсыз күңелләр...

Үз илендә ялгызлар да,

Юк!.. Бәхетсез түгелләр!

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by