Әнкәй сине төштә күрдем әле….
Имеш кырда җиләк җыясың
Жиләкләрең кызарыплар тора
Эх, шул тәмне килде тоясым!
Туган җирем җиләкләре пешеп
Өзелеп төшми, мине көтәдер….
Әнкәем дә мине котә-котә
Сагыныплар инде беткәндер
Җиләкләр дә өлгергәндер инде
Кайтам әле әнкәй бүген үк
Дөнья мәшәкате бетми бит ул
Гомер кыска, җиләк гомре күк
Әнкәемнең җиләкләре белән
Чәй эчәрбез әле бергәләп
Нинди генә тәм – томнар күрсәм дә
Әнкәй чәе барыбер тәмлерәк