current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Мәхәббәт ул шундый [Mәhәbbәt ul şundıy] [Russian translation]
Мәхәббәт ул шундый [Mәhәbbәt ul şundıy] [Russian translation]
turnover time:2024-11-14 21:33:56
Мәхәббәт ул шундый [Mәhәbbәt ul şundıy] [Russian translation]

Мәхәббәт ул назлы яңгыр кебек

Сагыш-борчуларың юдыра.

Кирәк икән шашкын хисләр белән

Башкайларың тәмам җуйдыра.

Мәхәббәт ул шундый серле үзе,

Бер тына да кабат давыллый.

Йөрәкләрең генә түзеп торсын,

Яралый да үзе дәвалый.

Мәхәббәтне аңлап булмый һич тә,

Көтмәсәң дә килеп җитә ул.

Чуалта да синең уйларыңны,

Сиздермичә синнән китә ул.

Мәхәббәт ул шундый серле үзе,

Гашыйк итә ике йөрәкне.

Кавыштырса гашыйк йөрәкләрне,

Димәк, ул мәхәббәт кирәкле.

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by