Үтеп киткән чакта гына
Күрсәм дә күзләреңне,
Мөмкин түгел оныту да,
Биләдең йөрәгемне
Кем идең син белсәм иде,
Очратсам иде сине,
Истә тотып шул мизгелне,
Эзләсәң иде мине
Карашыңны саклый күңел,
Кабаттан күрмәсәм дә,
Минем иң якыным кебек
Үзеңне белмәсәм дә
Гашыйк булдым шул үзеңә,
Югалттым шул мизгелдә
Очкын бар иде күзеңдә,
Нуры калды күңелдә