Дәшми калу алтын диләр,
Безнең халык алтын сөйли
Тиенен дә калдырмыйча,
Көйли-көйли гайбәт сөйли
Имеш-мимеш,фәлән-төгән-
Туктамаслар һич сөйләудән
Кем аерып утырган соң
Чын сузләрне гайбәтләрдән?
Сөйләсәң дә кирәк бит ул,
Кызык итеп сөйләп бирү
Очып барган чебенне дә
"Валлаһи ,фил очты",- дию
Кем аерылган, кем кавышкан,
Кем һәм нәрсә каян алган
Зыян түгел ач та калсаң,
Ач калмыйк тик яңалыктан