Сезне тәбрикләргә килдек
Котлы булсын туегыз!
Кулларыгызда пар балдак
Аны мәңге саклагыз.
Эх, туйлар, туйлар, туйлар
Туйлар итәбез әле! (Туйлап үтәбез әле!)
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Бәйрәм итәбез әле!
Изге теләкләр телибез
Бәхет яусын яшьләргә.
Насыйп булсын аккошлардай
Мәңге парлы яшәргә.
Бар гаиләнең яме-бала
Түгел алтын-көмеше.
Мәхәббәт агачыгызның
Булсын бик күп җимеше.
Күтәрәбез бокалларны
Кияү һәм килен өчен!
Алда бар да бал-май булсын
Әче булмасын өчен!