Минем әткәй көн дә эшкә китә
Арып кайта аннан кичләрен
Елмаюы итеп алып кайта
Шәфәкъләрнең Алсу төсләрен.
Әткәй, әткәй синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгерле
Кояш сыман әнкәй берәү булса
Син дә безгә шулай кадерле.
Минем әткәй көн дә эшкә китә
Йолдызларны кайта ияртеп
Йолдызлар да йоклап китә кебек
Әтиемнән әкият сөйләтеп.
Әткәй, әткәй синнән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгерле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса
Син дә безгә шулай кадерле.