Юк, алдымнан барма син дускаем
Яратмыймын ияреп йөрергә.
Бик арттан да калма, кирәкмәс,
Кыен булыр юлны күрергә.
Җан дустым бул, янәшәмнән атла
Уртак булсын кайгы-шатлыклар.
Яшьлегебез сөенеп бергә үтте,
Бергә үтсен иде картлыклар.
Абынсак та, бергә абынырбыз
Сөенсәк тә бергә сөеник.
Кирәк булса соңгы телемне дә,
Бер уйламый уртак бүлешик.
Арабызга кермәсен лә, дустым,
Көнче хуштан гайбәт сөйләүче.
Безнең хакта, безнең үзебездән
Үзебездән дә кубрәк белүче.
Дус-ишләр күп, гомер сукмагында
Җан дускайлар алар санаулы.
Кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенеч белән,
Юллар еллар белән сынаулы.