Айлы төндә йолдызларны санап
Сандугачлар сайраганын тыңлап
Синең белән бергәләп, җырлап
Бик тиз атты таңнар да
Таң алдында - бер йолдыз атылды
Аңа безнең теләклер кушылды
Әйтелмәгән серләрем ачылды
Иң якты таңнарда
Җаным!
Җаныкаем диеп
Татлы иренеңне үбеп,
Сине яратам - мин диеп
Дәшәсем килә
Бәгърем!
Бердән-берем диеп
Кайнар куеныңнда эреп
Гомерем буе сине сөеп
Яшисем килә
Әлегәдей – серләшеп гомердә
Булсак иде – һәрвакыт без бергә
"Жаным" диеп тик сиңа дәшәргә телим мин,
Бәгърем! - шуны бел
Күңелләрдә сандугач сайрасын,
Алсу таңнар сызылып кына атсын,
Безнең юллар гомергә бер булсын
Жаныкаем хәзер гел
Җаным!
Җаныкаем диеп
Татлы иренеңне үбеп,
Сине яратам - мин диеп
Дәшәсем килә
Бәгърем!
Бердән-берем диеп
Кайнар куеныңнда эреп
Гомерем буе сине сөеп
Яшисем килә