Сөям дигән сүзләреңне
Оныта алмыйм, иркәм, онытмыйм
Сине уйлап яшим көнен-төнен,
Ишетсен әле шуны йөрәгең
Җырларымны сиңа багышлыйм,тик сиңа...
Җырларымны сиңа багышлыйм
Айдан сорыйм синең хакта,
Авырдыр яшәргә чит якта
Син дә бүген айга карарсың дим,
Аның аша мине табарсың дим
Иң якты йолдызга карап,
Торам бүген дә мин сине уйлап
Күңелемне били сагыш моңы,
Йөрәкне өшетә бүген алар