Әйдә-әйдә әле болыннарга
Бал кортлары булып очаек
Матурлыкны күреп үзебезгә
Әкиятле дөнья ачаек
Бер-ике-өч-дүрт-биш
Тату гаилә-зур көч
Бергәләп эшлибез бик зур эш
Әйдә-әйдәгез очабыз-бзз
Татлы балларны җыябыз
Матур савытларга аны куябыз-бзз
Нинди гүзәл бит дөньябыз
Бал кортларының яшәве эше
Гаҗәеп күренеш могҗиза
Аның тагын бер эш- ял итмичә
Шифалы балны җыеп уза
Эшне яратырга
Һәм тырыш булырга
Бал кортыннан үрнәк алырга