current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Биик, әйдә [Biiq əydə] lyrics
Биик, әйдә [Biiq əydə] lyrics
turnover time:2024-09-20 23:28:55
Биик, әйдә [Biiq əydə] lyrics

Айлы төнне җилкендереп

Бии гармун телләре.

Гармун теленә кушылып

Бии болын –гөлләре.

Безнең өчен җиргә тагын

Әйләнеп кайтты язлар.

Җирдә яшьлек канатлана,

Күктә бии йолдызлар.

Биик, әйдә күбәләктәй

Уйнаплап оча-оча.

Гөл-чәчәкләргә күмелгән

Дөньяны коча-коча.

Яшьлек бит ул үзе чәчәк

Чәчәк чакка ни җитә

Якты офыклар артында

Ак хыяллар җилкетә

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by