Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач гына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын!
Тик син гөнә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның!