Маяк булып яна ярда,
Ялкынланып төнге учак
Сүнмәс кебек беркачан да,
Дөрләр төсле шулай һәрчак
Хәтеремдә ул чакларның
Чаткылары балкыр әле
Яшь гомерләр үтсәләр дә,
Сөю уты калыр әле
Без кабызган учакларның
Чаткылары нур чәчә
Бөтерелеп ялкын бии,
Йөрәкләргә дәрт күчә
Яңгырлар да сүндерә алмас
Сөю булган учакларны
Вакытлар да суыта алмас
Безнең кайнар кочакларны