Йолдызларны саный саный
Айдай йөзәсеңдер күгемдә
Барлык эшләремне ташлап
Киләм әле сиңа бүген дә
Кузләреңдә якты йолдыз
Йөзләреңдә сөю хисләре
Йөрәгемнең чишмәсе син
Чәчкәләрнең син дә назлары.
Күрсәң әгәр синең өчен
Йөрәгемдә янган күмерне
Әлдә Ходай сине биргән
Яшәр өчен калган гомерне
Язгы ташкын кавыштырды
Бердәм булгач безнең теләкләр
Бер беребезгә терәк булып
Мәңге бергә типсен йөрәкләр