current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Балам [Balam] lyrics
Балам [Balam] lyrics
turnover time:2024-09-21 04:45:06
Балам [Balam] lyrics

Мин монда дип аваз салып

Елап тавыш биреп

Дөньяга туасың син, балам

Йөрәк асларында йөрткән

Тугыз ай буена көткән

Җирдәге фәрештә ул ана

Балам, балам

Газиз балам

"Балам" дип яши ана

Бармы җирдә аннан кадерле?

Ишет әле

Раббым Аллам

Теләкләрем теләп калам

Бирсен Ходай якты гомерләр

Әй, сабыем

Бәләкәчем

Энҗедәй бөртегем

Минем дәвам бит ул син, балам

Сулыш алганыңны тыңлап

Синең киләчәкне уйлап

Гүя вакытлар да туктала

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by