current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Бәхетлеләр саклый гаиләне [Bəxetlelər saqlıy gailəne] lyrics
Бәхетлеләр саклый гаиләне [Bəxetlelər saqlıy gailəne] lyrics
turnover time:2025-04-20 17:58:24
Бәхетлеләр саклый гаиләне [Bəxetlelər saqlıy gailəne] lyrics

Саклый ул гаиләне,

Ни булса да түзә;

Йөрәкләре көчле", - димәгез.

Хатын-кыз күңеле

Бәллүр кебек кенә,

Авыр сүзләр аңа әйтмәгез.

Тигез парлар булып,

Тату яшәгәндә,

Бик күңелле гаилә бәйрәме

Киләчәкне уйлап,

Бергә-бергә генә

Бәхетлеләр саклый гаиләне.

Хатын-кызның йөзе -

Күңел җылылыгы;

Шул сыйфаты саклый гаиләне

Ир-егетләр көчле

Саклап хатын-кызны,

Күңелләрен аңлый белгәне

Бәхетлеләр сере -

Гаилә татулыгы,

Саклау кирәк назлы йөрәкне

Онытмаска иде

Бәхет өчен бары

Аңлашып яшәүләр кирәкне

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by
Show More Comments
Guzel Urazova
  • country:Russia
  • Languages:Tatar, Russian
  • Genre:Pop
  • Official site:http://urazova.ru
  • Wiki:https://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%A3%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%BE%D0%B2%D0%B0,_%D0%93%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%BB%D1%8C_%D0%90%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0
Guzel Urazova
Latest update
Copyright 2023-2025 - www.lyricf.com All Rights Reserved