current location : Lyricf.com
/
Songs
/
Бәхетле итә алдың [Bəxetle itə aldıñ] lyrics
Бәхетле итә алдың [Bəxetle itə aldıñ] lyrics
turnover time:2024-09-21 03:38:47
Бәхетле итә алдың [Bəxetle itə aldıñ] lyrics

Тормышымның тиңсез бизәге син,

Ышанычлы, ныклы терәгем

Син булганга күрә янәшәмдә

Тыныч тибә минем йөрәгем

Сиңа рәхмәт әйтми кемгә әйтим

Кадерләрен минем белгәнгә?

Син бәхетле итә алган кебек

Итә алмас мине беркем дә

Бармы тагын берәү синең кебек

Минем өчен янып көюче,

Шатлык-кайгыларын уртак итеп

Ихлас күңел белән сөюче?

Син сөюне саклый белгәнгәме

Шул ук хисләр миндә сакланган?

Ярый әле сине миңа кадәр

Җирдә беркем эзләп тапмаган

Comments
Welcome to Lyricf comments! Please keep conversations courteous and on-topic. To fosterproductive and respectful conversations, you may see comments from our Community Managers.
Sign up to post
Sort by