Яралама, җанны рәнҗетмәче,
Син бит мине үзең сайладың.
Урау-урау юллар үтеп тагы,
Кырыс йөрәгемне яуладың.
Авыр сүзләр әйтеп, үпкәләтмә
Тормыш юлын бергә үтәсе.
Без утырткан назлы, сөю гөлләребез
Яңа бөреләнә бит әле.
Яралама, ямьле тормыш булгач,
Бардыр аның кара бураны.
Кояш чәчкән нурын бәхетемә
Бәхетемә диеп карадым